Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.03.2022, 16:45

30 нчы мартта Казанда балалар арасында следж-хоккей буенча беренче рәсми матч узачак

«Татнефть Арена» боз мәйданчыгында Казанның «Барс Следж» командасы һәм Ярославльнең «Локо Следж» командасы очрашачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы март). 30 нчы мартта Татарстанның спорт тарихында беренче тапкыр «Татнефть Арена»да балалар арасында следж-хоккей буенча рәсми матч узачак. Командалар составында 18 яшькә кадәрге балалар чыгыш ясаячак.

15:30 сәгатьтә боз мәйданчыгында Казаннан «Барс Следж» һәм Ярославльдән «Локо Следж» командалары очрашачак. Казан спортчылары Владимир Старостин җитәкчелегендә шөгыльләнә һәм Ярославль хоккейчылары белән очрашканнары бар инде. Алдагы матчларда җиңүне «Локо Следж» хоккейчылары яулады. Узган көз Казан командасына яңа уенчылар кушылды, алар команданы тагы да ныгыттылар.

Казанның Физик культура һәм спорт комитетында хәбәр итүләренчә, республикада следж-хоккей белән шөгыльләнүгә кызыксыну арта бара. «Хоккей – һәркем өчен» исеме астында беренче хәйрия матчлары 2018 елда Казанда һәм Әлмәттә узды. Бер елдан соң әлеге проект Түбән Новгородтагы «Event-прорыв» премиясе белән билгеләп үтелде һәм «Иң яхшы социаль проект» номинациясендә җиңүче булды.

2020 елда Казанда Татарстан Республикасының адаптив спортын үстерү үзәге ачылды, аның базасында следж хоккей буенча Татарстанның «Ак Барс следж» балалар командасы җыелды. 2021 елның сентябрендә – Әлмәт балалары следж-командасы, ноябрьдә Казанның «Барс Следж» командасы тупланды, ә 2022 елда Түбән Камада команда туплау планлаштырыла. Моннан тыш, быел Актанышта илдә беренче авыл следж-хоккей командасы барлыкка килергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, 15 нче февральдә «Татнефть Арена»да «Хоккей – һәркем өчен» хәйрия матчы узды. Хәрәкәт итү функцияләре бозылган балалар белән бергә бозга Казан Мэры Илсур Метшин, Континенталь хоккей лигасының һәм Төнге хоккей лигасы командаларының гамәлдәге уенчылары чыкты.

Барлык яңалыклар