В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел парта артына Казанның 20 меңнән артык беренче сыйныф укучысы утырачак.
Фото: Денис Гордийко
Булачак беренче сыйныф укучыларының ата-аналарыннан (законлы вәкилләреннән) гаризалар традицион рәвештә ике этапта кабул ителәчәк. Беренчесе 30 нчы мартта башлана һәм 30 нчы июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бу вакыт аралыгында мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче, шулай ук өстенлекле һәм беренче чираттагы хокуклы балаларны кабул итү өчен гариза бирергә мөмкин.
Балалары мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәмәгән ата-аналардан гаризалар кабул итү икенче этапта үткәрелә. Ул 6 нчы июльдә башлана һәм мәгариф оешмаларында буш урыннар тулганчы дәвам итәчәк, әмма гаризалар 5 нче сентябрьдән дә соңга калмыйча кабул ителәчәк.
Абыйлары һәм апалары шушы мәктәптә укучы балаларның өстенлекле хокукы бар, аларның яшәү адреслары каралмый.
Беренче чиратта хәрби хезмәткәрләрнең, полиция һәм эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең, шулай ук җинаять-башкару системасы учреждениеләрендә һәм органнарында, мәҗбүри башкару органнарында, федераль янгынга каршы хезмәттә һәм таможняда хезмәт итүчеләрнең балаларын өстенлекле кабул итү хокукы бар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гаилә мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәсә генә, әлеге кагыйдә гамәлдә булып санала.
Ата-аналар дүрт ысул белән гариза бирә ала: Татарстан һәм Россия дәүләт хезмәтләре порталлары аша, «Россия Почтасы» аша, мәктәпкә шәхси барып. Дәүләт хезмәтләре порталлары аша гаризаларны 30 нчы марттан җибәрергә мөмкин булачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел мәктәпләрнең электрон почталарына җибәрелгән гаризалар кабул ителмәячәк.
Яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен һәр мәктәп edu.tatar.ru бердәм белем бирү порталында документлар кабул итү графигы, контакт мәгълүматлары, документлар исемлеге һәм кабул итү урыннары саны турында тулы мәгълүмат урнаштыра.
Гариза белән бергә ата-ана аның шәхесен раслаучы документ һәм бала туу турында таныклык бирә. Беренче этапта ата-аналар шулай ук баланың теге яки бу микрорайонда яшәве турында документлар һәм аның өстенлекле һәм беренче чираттагы хокукын раслаучы документлар китерә. Кирәкле документларның тулы исемлеге ТР Дәүләт хезмәтләре порталында бастырылган.
Мәктәптә буш урыннар булмау сәбәпле генә кабул итүдән баш тартырга мөмкиннәр, бу очракта ата-аналар тиешле хәбәр ала. Баланы башка мәктәпкә кабул итәр өчен, ата-аналарга яшәү урыны буенча район мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белгечләр өч көн эчендә баланы буш урыннар булган якындагы мәктәпкә билгеләргә тиеш.
Мәктәптә укый башлаганда бала 6 яшь тә 6 айдан да кечерәк һәм 8 яшьтән өлкәнрәк булмаска тиеш. Әгәр бала күрсәтелгән яшьтән кечерәк яки өлкәнрәк булса, баланың мәктәпкә әзерлеген билгеләргә ярдәм итүче шәһәр комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Документларны кабул итүнең беренче этабы тәмамланганнан соң, балаларны кабул итү турында боерык өч эш көне дәвамында һәм 5 нче июльдән дә соңга калмыйча чыгарыла – ул мәктәпнең мәгълүмат стендында урнаштырыла. Шулай ук мәгариф оешмалары буш урыннар турында мәгълүматны яңарталар һәм гаризалар кабул итүнең икенче этабын башлыйлар.
Казанның Мәгариф идарәсендә бердәм кайнар линия эшли: +7(843)223-23-80. Шулай ук район мәгариф бүлекләренә түбәндәге телефоннар аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин:
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары: +7(843)223-23-77;
Вахитов һәм Идел буе районнары: +7(843)223-23-73;
Киров һәм Мәскәү районнары: +7(843)223-23-75;
Совет районы: +7(843)223-23-76.