Бу Tour de Tatarstan шоссейлы велоузышы уздыруга бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче июнь). 30-нчы июньдә Казанда кайбер автобус маршрутларының хәрәкәте схемасы үзгәрәчәк. Бу Tour de Tatarstan шоссейлы велоузышы уздыруга бәйле.
30-нчы июнь көнне 7.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Миллениум күпере һәм Вишневский урамы ябылганнан соң Нурсолтан Назарбаев урамы юнәлешендә түбәндәге автобус маршрутларының хәрәкәт схемалары үзгәрәчәк:
28-нче, 54-нче номерлы автобуслар Фатыйх Әмирхан проспекты – Чистай урамы – Декабристлар урамы – Кремль дамбасы – Меңьеллык мәйданы – Батурин урамы – Карл Маркс урамы – Пушкин урамы буенча хәрәкәт итәчәк һәм алга таба маршрут буенча;
43-нче номерлы автобус Декабристлар урамы – Кремль дамбасы - Сул як Болак урамы – Татарстан урамы – Габдулла Тукай урамы - Вахитов мәйданы буенча хәрәкәт итәчәк һәм соңыннанмаршрут буенча;
4-нче, 25-нче номерлы автобуслар – Николай Ершов урамы – Карл Маркс урамы – Пушкин урамы – Островский урамы - Туфан Миңнуллин урамы – Нурсолтан Назарбаев урамы буенча хәрәкәт итәчәк һәм алга таба маршрут буенча;
1-нче, 71-нче, 90-нчы номерлы автобуслар Николай Ершов урамы – Карл Маркс урамы – Пушкин урамы буенча хәрәкәт итәчәк һәм алга таба маршрут буенча.
Исегезгә төшерәбез, Tour de Tatarstan велоузышы уздырылган көнне Казанда кайбер урамнар буенча транспорт хәрәкәтен вакытлыча чиклиләр.
Tour de Tatarstan велоузышы Казанда беренче тапкыр узачак. Ярышларда тәҗрибәле спортчылар (100 һәм 50 км дистанциядә), һәвәскәрләр һәм яңа уенчылар (7,5 км) катнашачак. Тулырак мәгълүматны сайтта белергә һәм теркәлергә була.