В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тамашачыларны 15.00 сәгатькә чакыралар, алар өчен күңел ачу программасы әзерләнгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июнь). 30-нчы июньдә Казанның «Стрела» регби клубы кырга Санкт-Петербург «Нарвская заставы»на каршы чыгачак. Регби буенча Югары лига чемпионаты кысаларында уен Татарстан башкаласында «Тулпар» стадионында узачак.
Казанның «Стрела» командасы 2-нче июньдә Пензада регби буенча Югары лига чемпионатында «Локомотив-2» командасына каршы уен белән уйный башлады, уен нәтиҗәсендә 17:59 исәбе белән җиңде. Казанлылар шулай ук Санкт-Петербургтан «ЛТА»га каршы ике уен үткәрергә өлгерде инде, аларда зур җиңүгә ирештеләр: беренче матчта – 110:3, икенчесендә - 5:100 исәбе белән. Ә узган шимбәдә кунакта «Стрела» «Нарвская застава»ны 11:86 исәбе белән җиңде.
Казанлылар өчен уен 16.00 сәгатьтә «Тулпар» стадионында башланачак. Тамашачыларны 15.00 сәгатькә чакыралар, алар өчен күңел ачу программасы әзерләнгән. Матчка керү бушлай, дип хәбәр итә «Стрела» регби клубы матбугат хезмәте.