Электр уты берничә сәгатькә генә сүндереләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы август). 30-нчы һәм 31-нче августта Казанның кайбер йортларында электр утын вакытлыча сүндерәчәкләр.
30-нчы августта 8.00-дән 17.00-гә кадәр Авиатөзелеш районындагы шәхси сектор йортларында ут булмаячак: 2-нче Армавир ур., 128-167, Айдаров ур., 134-158, Арбат ур., 1-27, 67-75, Бадаев ур., 3-27, Балакирев ур., 2-11, Беломорск ур., 166-178, Бестужев ур., 4-20, Вильямс ур., 1-29, Давыдов ур., 40-71, Добролюбов ур., Камыш ур., 2-20, 23-61, Левитан ур., 7, 9-20, 23-62, 62а, Мамин-Сибиряк ур., 3, 5-20, 24-54, Минин ур., 1-28, 161-187, Пестель ур., 1-19, Софья Перовская ур., 65, 66, 71, 72, 76, 77, 80, Пожарский ур., 10-22, Пятигорская ур., 1-27, 36, 38, 41, 42, Суворов ур., 41-73, Харьковская ур., 7-20, 23-61а, Шатурская ур., 186-224.
9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Совет районының Дәрвишләр бистәсендәге Березовая, Вишневый сад, Кооператив, Услонская, Школьная урамнары буенча урнашкан шәхси сектор йортларында электр утын өзәчәкләр, шулай ук «Вишенка», «Виктория-остров», «Виктория-материк», «Весна-78», «Казанец», «Энергетик-2» бакчачылык ширкәтләрендә ут булмаячак.
8.00-дән 17.00-гә кадәр Идел буе районының 1-нче Трактор, 4-нче Трактор урамнары буенча урнашкан шәхси сектор йортларында ут булмаячак.
31-нче августта 8.00-дән 18.00-гә кадәр Идел буе районының Медгородогының шәхси секторы йортларында 1-нче Медицина, 2-нче Медицина, 3-нче Медицина, Абуладзе, Медицина, Федор Хребтов урамнары буенча ут сүндереләчәк.
Идел буе районының Майский поселогындагы Барнаул, Бутырская, Матрос Железняк, Красноуральск, Май, Май тыкрыгы, Оренбург тракты, Селекцион, Шишкин урамнары буенча урнашкан йортларда иртәнге 8.00-дән 18.00-гә кадәр электр уты булмаячак.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте.