Чараны уздыру урынына казанлылар Горький шоссесыннан махсус шаттлларда барып җитә алачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче июнь). 4 нче июньдә Казанда «Аккош күле буенда гастрономия фестивале» узачак. Фестиваль программасында гастрономия вакыйгаларыннан тыш күңел ачу, мәдәни чаралар һәм эшкуарлар өчен коммуникация мәйданчыгы да каралган.
Казанның иң матур табигать локацияләренең берсендә, фуд-корт зонасында 30 дан артык фудтрак, барбекю-мобильләр урнашачак, ә фермерлар үз продукцияләрен тәкъдим итәчәк. Казан рестораторлары көн дәвамында кунакларны традицион җәйге һәм милли ризыклар, сусыл стейклар, бургерлар, зәвыклы десертлар һәм авторлык эчемлекләре белән сөендерәчәк, фермерлар һәм җитештерүчеләр үзләре җитештергән продукциягә дегустация үткәрәчәк.
Аккош күле үзе фонтанлы матур су тамашасы, шулай ук Татарстанның виндсерфинг һәм электрофойл буенча осталары башкаруындагы трюклар (көчле су басымы хисабына су өслеге өстендә очу) урынына әйләнәчәк. Шулай ук махсус оештырылган мәйданчыкта волейбол матчлары, йога белән шөгыльләнү һәм башка спорт күңел ачу чаралары узачак.
Көн дәвамында кунаклар өчен иҗади коллективлар яхшы кәеф тудырачак: La Primavera Казан камера оркестры, «Городские пижоны», «ЖИВаGo», DJ Bubblegum, DJ Мarket TV һәм башкалар. «Аккош күле буенда гастрономия фестивале» хедлайнеры рок-музыкант Найк Борзов булачак.
Палаткаларда һәм кемпингларда актив ял итәргә яратучылар учак янында гитара астындагы җырлар белән туристик слетларның җылы атмосферасына чума алачак. Гастрофест кунакларына спорт ориентлашуы һәм урманда исән калу турында сөйләячәкләр, бивакны дөрес ясарга өйрәтәчәкләр, шулай ук квадроцикллар, көймәләр һәм катамараннарда тест-драйвлар узачак. Туристик бизнес вәкилләре сәяхәтләр өчен матур һәм кызыклы локацияләр, глэмпингларда ял итү, шәһәр экскурсияләре һәм елга круизлары турында сөйләячәкләр.
Шулай ук фестивальдә товарлар ярминкәсе дә эшләячәк. Анда интерьер, бакча һәм дача өчен декор, кулдан ясалган төрле әйберләр сатып алырга мөмкин булачак. Шул ук вакытта ярминкәгә килүчеләр җәйге чорда аеруча кирәк булган продукцияне, мәсәлән, мангалларны алдан өйрәнә һәм сынап карый алачаклар.
Иң нәни катнашучылар өчен диджей һәм аниматорлар, кызыклы квестлар, иҗади мастер-класслар һәм уеннар, җәядән ату белән балалар кемпингы оештырылачак.
Фестиваль партнерлык элемтәләрен җайга салу өчен дә урын булачак, бизнес вәкилләре бер-берсе белән таныша, алга таба хезмәттәшлек өчен контактлар алмаша алачаклар. Шулай итеп, 13:00 сәгатьтә фестивальдә катнашучылар челтәргә нигез салучы (Россиядә 50 дән артык ресторан) Тимур Ланский һәм zero waste форматындагы (табигатькә сак караш) Россиядәге беренче ресторанны оештыручы Никита Передягин, «Dali» кухня театрының бренд-шефы, ТР пешекчеләр гильдиясе вице-президенты Илгиз Галиев һәм башкалар белән аралаша алачаклар.
Гастрофест «Аккош күле» урман паркы территориясендә 10:00 сәгатьтән 20:00 гә кадәр узачак. Биредә яшәүчеләр фестивальне үткәрү урынына кадәр махсус шаттлларда барып җитә алачак, алар Горький шоссесыннан бәйрәм мәйданына кадәр йөриячәк. Моннан тыш, аның янында парковка урыннары да оештырылачак.