В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Урыны белән бераз кар явачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы декабрь). Якын көннәрдә Казанда аязучан болытлы һава булачак, көньяк-көнчыгыш уртача җил көтелә, урыны белән бераз кар явачак. Төнлә һәм иртән температура -16 градустан -18 градуска кадәр, аязганда -20 градус, көндез -10-12 градус булачак.
Гомумән алганда, Татарстан буенча шулай ук аязучан болытлы һава булачак, урыны белән бераз кар явачак. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан булачак. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Һаваның төнлә һәм иртән иң түбән температурасы -16-21 градус, аязганда -22-27 градус тәшкил итәчәк. Көндез иң югары температура - 8-дән -13 градуска кадәр. Юлларда бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.
Элегрәк белгечләр хәбәр иткәнчә, декабрь ахырында атмосфера басымының кискен кимүе көтелә, 31-нче декабрьдән җылытачак.