Анда беренче тапкыр танылган опера җырчылары Екатерина Семенчук һәм Владислав Сулимский катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче август). 30-нчы августта Татарстан башкаласында Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда ачык һавада «Казан көзе» IX Халыкара опера фестивале узачак. Анда беренче тапкыр танылган опера җырчылары Екатерина Семенчук һәм Владислав Сулимский катнашачак.
Шәһәр халкы һәм кунаклары Италия һәм француз операларыннан арияләр һәм увертюралар ишетәчәк: «Риголетто», «Макбет», «Отелло», «Кармен», «Сицилийская вечерня», «Дон Карлос», «Перикола», «Аттила».
«Казан көзе» опера фестивален Россиянең сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, халык артисты Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры оештыра. Фестиваль гадәттәгечә Шәһәр көнендә һәм Татарстан Республикасы көнендә уза. Бүген фестиваль бик популяр һәм меңләгән аудиторияне үзенә җыя. Төрле елларда «Казан көзе»ндә катнашкан шәхесләр: Роберто Аланья, Дмитрий Хворостовский, Симона Кермес, Хибла Герзмава, Любовь Казарновская, Венера Гыймадиева, Леонардо Граменья, Динара Алиева, Андрей Жилиховский, Сергей Скороходов, Чулпан Хаматова, Эльмира Кәлимуллина һ.б.
Барлык теләүчеләр өчен керү бушлай, чара 20.00 сәгатьтә башланачак. Фестивальнең тулырак программасы белән ТР Дәүләт симфоник оркестрының рәсми сайтында танышырга мөмкин, дип хәбәр итә оркестрның матбугат хезмәте.