Бу Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көненә багышланган бәйрәм чараларын әзерләү һәм уздыру белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче август). 30-нчы августта Казанда вакытлыча кайбер автобус маршрутларының хәрәкәт схемасы үзгәрәчәк, шулай ук кайбер урамнарда транспорт хәрәкәтен чикләү кертеләчәк. Бу Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көненә багышланган бәйрәм чараларын әзерләү һәм уздыру белән бәйле.
Меңьеллык мәйданында Kazan City Racing Спорт автомототамашасын үткәрү сәбәпле 29-нчы августның 20.00 сәгатеннән 30-нчы августка кадәр 6, 15, 29, 35, 35а, 37, 47, 74, 75 номерлы автобус маршрутларының хәрәкәт схемалары үзгәрә. Алар түбәндәге тәртиптә йөриячәк:
15, 29, 75 номерлы автобус маршрутлары Кремль дамбасы юнәлешендә шәһәр үзәге ягыннан Уң як Болак – Астрономия – Лобачевский – К.Маркс – Батурин урамы – Кремль дамбасы, соңыннан үз маршрутлары буенча хәрәкәт итәчәк;
6, 35, 37, 47 номерлы автобус маршрутлары Кремль дамбасы юнәлешендә шәһәр үзәге ягыннан Татарстан – Мәскәү – Чернышевский – Сул як Болак – Астрономия – Лобачевский – К.Маркс – Батурин –Кремль дамбасы буенча, аннан соң үз маршрутлары буенча хәрәкәт итәчәкләр;
74 номерлы автобус маршруты Кремль дамбасы юнәлешендә шәһәр үзәге ягыннан Татарстан урамы – Г.Тукай урамы – Б.Шаһиди урамы – Чернышевский урамы – Сул як Болак урамы – Астрономия урамы – Лобачевский урамы – К.Маркс урамы – Батурин урамы – Кремль дамбасы, аннан соң үз маршруты буенча хәрәкәт итәчәк;
15, 29, 75 номерлы автобус маршрутлары Кремль дамбасы ягыннан үзәккә таба юнәлештә Кремль яр буе урамы – Сәетгалиев урамы – Б.Шаһиди урамы – Чернышевский урамы – Сул як Болак урамы буенча, соңыннан үз маршрутлары буенча хәрәкәт итәчәк;
6, 35а, 37, 47, 74 номерлы автобус маршрутлары Кремль дамбасы ягыннан үзәккә таба юнәлештә Кремль яр буе урамы – Сәетгалиев урамы – Б.Шаһиди урамы – Чернышевский урамы – Мәскәү урамы буенча, соңыннан үз маршрутлары буенча хәрәкәт итәчәк.
«Г.Тукай исемендәге метро станциясе – Академик Арбузов урамы» буенча йөри торган 2 номерлы троллейбус маршрутының хәрәкәте 29-нчы августтан 30-нчы августка кадәр туктатылачак.
Казанда җәмәгать транспорты шәһәр көнендә эш көне графигы буенча 24.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Метрополитен эшен 15.00 сәгатьтән 24.00 сәгатькә кадәр иң кызу эш режимы буенча оештыру планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, 27-нче августтан 30-нчы августка кадәр Татарстан Республикасы көнен һәм Шәһәр көнен бәйрәм итү уңаеннан Казанда Меңьеллык мәйданында һәм «Казан» гаилә үзәге янында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.
30-нчы августта Татарстан башкаласында бәйрәм чаралары берничә мәйданчыкта узачак. Шәһәр көненә планлаштырылган мәдәни программа белән тулырак сылтама буенча танышырга мөмкин.