Шәһәр һәм республика көннәрендә транспорт ял көне графигы буенча эшли.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче август). 30 августта Казанда шәһәр җәмәгать транспорты эше көчәйтелә, ә кайбер маршрутларның хәрәкәт схемасы вакытлыча үзгәрә. Бу Татарстан Республикасы көне һәм Шәһәр көненә багышланган чараларны әзерләү һәм уздыру белән бәйле.
30 августта 13.00 сәгатьтән 24.00 сәгатькә кадәр метрополитен эше эш көненең пик сәгатьләре графигы буенча оештырыла; шулай ук 1 номерлы “Горький шоссесы – Бала тудыру йорты” троллейбус эшен 20.00 сәгатьтән 24.00 сәгатькә кадәр һәм 13 номерлы “Академик Глушко ур., 15 – Елга порты” троллейбус эшен 13.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр арттырырга планлаштырыла.
Декабристлар урамы буйлап йөри торган 6, 15, 22, 28, 28а, 29, 35, 35а, 37, 47, 74, 75, 89 номерлы автобуслар һәм Батурин урамы буйлап йөри торган 22, 28, 28а, 89 автобуслар эше 13.00 сәгатьтән 24.00 сәгатькә кадәр озайтылачак.
29 август 20.00 сәгатьтән 30 августка кадәр шәһәр пассажир транспортының хәрәкәт схемасы түбәндәгечә үзгәрә:
15, 29, 75 номерлы автобуслар шәһәр үзәгеннән Кремль дамбасы юнәлешендә Уң як Болак ур. – Астрономия ур. – Лобачевский ур. - К.Маркс ур. – Батурин ур. – Кремль дамбасы, алга таба маршрутлары буенча хәрәкәт итәчәк;
6, 35, 37, 47 номерлы автобуслар шәһәр үзәгеннән Кремль дамбасы юнәлешендә Татарстан ур. – Мәскәү ур. – Чернышевский ур. – Сул як Болак ур.– Астрономия ур. – Лобачевский ур. – К.Маркс ур. – Батурин ур. – Кремль дамбасы, алга таба маршрутлары буенча хәрәкәт итәчәк;
74 номерлы автобус шәһәр үзәгеннән Кремль дамбасы юнәлешендә Татарстан ур. – Г.Тукай ур. – Б.Шаһиди ур. – Чернышевский ур. – Сул як Болак ур. – Астрономия ур. – Лобачевский ур. - К.Маркс ур. – Батурин ур. – Кремль дамбасы, алга таба маршруты буенча хәрәкәт итәчәк;
15, 29, 75 номерлы автобуслар Кремль дамбасыннан шәһәр үзәгенә Кремль яр буе – Сәет-Галиев ур. – Б.Шаһиди ур.– Чернышевский ур. – Сул як Болак ур., алга таба маршрутлары буенча хәрәкәт итәчәк;
6, 35а, 37, 47, 74 номерлы автобуслар Кремль дамбасыннан шәһәр үзәгенә Кремль яр буе – Сәет-Галиев ур. – Б.Шаһиди ур. – Чернышевский ур. – Мәскәү ур., алга таба маршрутлары буенча хәрәкәт итәчәк;
2 номерлы “Г.Тукай мәйданы метро станциясе – Себер тракты (боҗра)” маршруты буенча йөри торган троллейбус хәрәкәте 29 август 20.00 сәгатьтән 30 августка кадәр ябыла, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.