В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Акция Татарстан АССР оешуының 100 еллыгына багышлана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче август). 30-нчы августта, Республика көнендә, Казанда һәм Түбән Камада Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәре манаралары Татарстан әләме төсләренә буялачак. Акция Татарстан АССР оешуының 100 еллыгына багышлана.
Казандагы, Түбән Камадагы ике манараның да биеклеге 180 метрга тигез, ә гирляндаларның гомуми озынлыгы 3 км дан артык. Корылмаларны ич белән яктыртылачак.
Телерадиотапшырулар челтәренең иллюминациясе меңләгән светодиод һәм дистәләрчә прожекторлардан тора, алар компьютер программалары ярдәмендә идарә ителә. Югары технологияле җиһазлар манараларны төрле төстәге комбинацияләр белән яктыртырга, аларда әләмнәр, герблар һәм язулар сурәтләрен күрсәтергә, якты утлыдинамик эффектлар тудырырга мөмкинлек бирә, дип хәбәр итә ТР Дәүләт идарәсенең, мәгълүмат технологияләренең һәм элемтәсенең цифрлы үсеш министрлыгы матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, 30-нчы августта Татарстан әләме төсенә Останкино телеманарасы да керәчәк, ул Европада иң югарысы. Аның биеклеге 540 метр тәшкил итә.