Хәйрия чарасы гаиләләре авыр хәлдә калган балалар өчен оештырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы август). 30-нчы августта «Яхшы эшләр» фонды карамагында торучылар кабриолетларда һәм лимузинда прокатка чыгачак. Хәйрия чарасы гаиләләре авыр хәлдә калган балалар өчен оештырыла.
10 кабриолет һәм лимузиннан автоколонна 11.00 сәгатьтә фонд офисыннан старт алачак. «Аккош күле» ял базасы чараның соңгы ноктасы булачак, анда балаларны аниматорлар белән бәйрәм көтә.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, чара авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итүгә игътибар җәлеп итүне күздә тота.