Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.08.2019, 10:05

30 августта Казанда җәмәгать тәртибен саклауны 1,5 мең полиция хезмәткәре тәэмин итәчәк

Тантаналар башланыр алдыннан барлык чараларны уздыру урыннарын махсус өйрәтелгән этләр белән саперлар һәм кинологлар тикшерәчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы август, Ксения Швецова). Шәһәр көнендә Казанда җәмәгать тәртибен саклауны 1,5 меңгә якын полиция һәм милли гвардия гаскәрләре тәэмин итәчәк. Тантаналар башланыр алдыннан барлык чараларны уздыру урыннарын махсус өйрәтелгән этләр белән саперлар һәм кинологлар тикшерәчәк. Массакүләм чаралар үткәрү урыннарында металл детекторлар белән җиһазландырылган контроль-үткәрү пунктлары урнаштырылачак, дип хәбәр итте бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Александр Мищихин.

Инде хәзер үк WorldSkills чемпионаты көннәрендә Казан полициясе көчәйтелгән режимда хезмәт итә, ул Шәһәр көненә багышланган чаралар тәмамланганчы дәвам итәчәк. Шулай итеп, җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен ЮХИДИ юл-патруль хезмәте нарядлары транспорт хәрәкәтенең төп юнәлешләрендә көчәйтелгән, шул ук вакытта башка төбәкләрдән килә торган автомобильләрне тикшерүгә аеруча зур игътибар бирелә.

«Метрополитен объектларына аерым игътибар бирелә, көн саен кинологлар, этләрне җәлеп итеп, вестибюльләр, платформалар, җәяүлеләр кичү юллары һәм электропоездлар тикшерелә», - дип хәбәр итте А.Мищихин.

30-нчы августта бәйрәм чаралары шәһәрнең 13 мәйданчыгында узачак, аларның һәркайсына Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең җаваплы җитәкчеләре беркетелгән. Тантаналар башланганчы, чаралар үткәрү урыннары һәм алар янәшәсендәге территорияләрне махсус өйрәтелгән этләр белән саперлар һәм кинологлар тикшерәчәк. Шуннан соң каралган территорияләрне киртәләр белән әйләндереп алачаклар. Шәһәрлеләр металл детекторлар белән җиһазландырылган контроль-үткәрү пунктлары аша узарга тиеш булачак.

«Террорчылыкка каршы саклануны көчәйтү һәм тантаналар үткәрү урыннарына транспортның санкцияләнмәгән үтеп керү мөмкинлеген булдырмау өчен махсус инженерлык корылмалары, шулай ук авыр автотранспорт урнаштырылачак», - дип өстәде А.Мищихин.

30-нчы августта җәмәгать тәртибен саклауны 1,5 меңгә якын полиция һәм милли гвардия гаскәрләре, шәхси сак оешмалары хезмәткәрләре, ирекле халык дружиналарында катнашучылар һәм муниципаль хезмәткәрләр тәэмин итәчәк. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын һәм транспортны куюны ЮХИДИ хезмәткәрләре контрольдә тотачак.

Куркынычсызлыкны көчәйтү өчен Казан метросы станцияләрендә патруль-пост хезмәте хезмәткәрләре исәбеннән өстәмә постлар булдырылды. Полиция бүлекләрендә чаралар үткәрү белән бәйле һәлакәт булган урыннарга чыгу өчен өстәмә тикшерү-оператив төркемнәрнең дежурлыклары тәэмин ителгән.

«Автобус маршрутлары үзгәрүгә һәм тикшерү чаралары үткәрүгә бәйле вакытлыча уңайсызлыкларга карамастан, шәһәр халкы һәм кунаклары әлеге чараларны аңлап кабул итәр, дип ышанам. Гомумән алганда, Казан полиция гарнизонының бөтен составы куелган бурычларны үтәргә әзер», – дип нәтиҗә ясады Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы.

Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин шәһәрлеләрнең иминлеген тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кушты. «Без бу атна дәвамында көчәйтелгән йөкләнеш режимында эшлибез. Планлаштырылган барлык чараларны да лаеклы, бернинди өзеклекләрсез үткәрергә кирәк», - диде И.Метшин.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 26.08.2019
Видеорепортаж
26.08.2019 10:31
Шәһәр көнендә Казанда җәмәгать транспорты төн уртасына кадәр эшләячәк
Барлык яңалыклар