В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
29 нчы августта барлык филиалларда да эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче август). Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү уңаеннан күп функцияле үзәкләрнең эш графигы үзгәрәчәк.
29 нчы августта барлык филиалларда да эш көне озынлыгы 1 сәгатькә кыскартылачак. 30 нчы август – ял көне. 31 нче августтан барлык офислар да штат расписаниесе буенча эшли башлаячак, аның белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, быел казанлыларны Татарстан Республикасы һәм Шәһәр көнендә бик бай бәйрәм программасы көтә. Теләүчеләр берничә фестивальгә, ат спорты чараларына һәм музыкаль фейерверк карарга бара алачак. Концертларның хедлайнерлары – Клава Кока, Филүс Каһиров, Ваня Дмитриенко һәм Uma2rman төркеме. Тулырак мәгълүматны KZN.RU порталы материалында укыгыз.