В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Утлы-динамик тамашаны 19:30 дан 23:00 гә кадәр күзәтергә мөмкин булачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы август). 30 нчы августта Казан телеманарасы бәйрәм төсләренә буялачак. Бу Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнен бәйрәм итү белән бәйле. ТР башкаласы кунаклары һәм халкы утлы-динамик тамашаны 19:30 дан 23:00 гә кадәр карый алачак.
Архитектура-сәнгать яктыртуында Татарстанның Дәүләт символлары сурәтләре һәм милли орнаментлар файдаланылачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, 30 нчы августта казанлыларны бай күңел ачу программасы көтә. Аңа берничә фестиваль, ат спорты чаралары һәм музыкаль фейерверк кертелгән. Концертларның хедлайнерлары Клава Кока, Ваня Дмитриенко, Аида Гарифуллина һәм Uma2rman төркеме булачак.