Презентация Касә янында узачак һәм Шәһәр һәм Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәмнең бер өлеше булачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы август). 30 нчы августта Казанның «Ак Барс» хоккей клубы команданың яңа составын тәкъдим итәчәк. Чарада команданың һәр җанатары катнаша ала.
Тәкъдир итү 18:00 сәгатьтә «Казан» гаилә үзәге янында башланачак һәм Шәһәр һәм Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәмнең бер өлеше булачак.
Моңа кадәр ике сезон арасында «Ак Барс»ның яңа баш тренеры итеп Олег Знарок билгеләнде. Уенчылардан команданы Александр Радулов, Вадим Шипачев, Вячеслав Войнов һәм Станислав Галиев тулыландырды.
Континенталь хоккей лигасының даими чемпионатының беренче матчын «Ак Барс» 3 нче сентябрьдә кунакта Мәскәү «Динамо»сына каршы уйнаячак.
Казан хоккей клубы – тарихта Континенталь хоккей лигасының төп трофеен («Гагарин Кубогы»н) өч тапкыр яулаган бердәнбер клуб. 2009 елның беренче сезонында казанлылар «Локомотив»ны җиңде, ә икенче елны МВД хоккей клубын оттылар. «Ак Барс» өченче кубогын 2017/2018 еллар сезонында, финалда Мәскәү ЦСКАсын җиңеп яулады. Моннан тыш, казанлылар – биш тапкыр Россия чемпионы, шулай ук Европа чемпионнары кубогы һәм Континенталь кубок ияләре.
Исегезгә төшерәбез, 27 нче августта «Алтын алка» хоккей фестивалендә Казанның Спорт сарае бозына РФ спорт министры Олег Матыцин, ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин һәм Россиянең танылган хоккейчылары чыгачак, алар арасында «Ак Барс» легендалары Алексей Морозов, Данис Зарипов, Алексей Терещенко, Александр Степанов һәм башкалар бар.
Шәһәр көнендә бәйрәм чаралары турында тулырак мәгълүматны махсус бүлектә белергә мөмкин.