В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хөкем ителгән булу (булмау) һәм архив документлары булу (булмау) турында белешмәләр бирү бер көнгә туктатыла.
Фото: Денис Гордийко
Бер көнгә түбәндәге хезмәтләр күрсәтү туктатылачак:
хөкем ителгәнлек һәм (яки) җинаять эзәрлекләве факты булу (булмау) турында белешмәләр бирү яки аны туктату турында;
Россия Федерациясеннән читкә чыгарылырга тиешле рәсми документларга апостоль кую;
РФ законнары нигезендә пенсия белән тәэмин итү, ташламалар һәм компенсацияләр алу буенча архив белешмәләрен һәм архив документларының күчермәләрен бирү;
сәяси репрессия корбаннарын реабилитацияләү турында белешмәләр бирү.
Исегезгә төшерәбез, шулай ук РФ Дәүләт хезмәтләре порталы аша да дәүләт хезмәтләре күрсәтү өчен гариза бирергә һәм белешмәләрне алырга мөмкин.