Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.08.2023, 11:44

30 нчы августта Казан автобуслары һәм троллейбуслары 23:30 га кадәр йөриячәк

Салют тәмамланганнан соң шәһәр халкы һәм кунаклары өчен махсус транспорт бирү оештырыла

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче август, Татьяна Марюхова). Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнендә, 30 нчы августта, автобуслар һәм троллейбуслар көчәйтелгән режимда йөриячәк – маршрутларда күчмә состав һәм рейслар санын арттырачаклар. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, салютны карап, өйләренә уңайлы кайтып җитәргә теләүчеләр өчен автобусларны махсус бирү оештырылачак. Алар пассажирларны түбәндәге урыннарда көтәчәк:

ЦУМ янындагы җирле юл янында Сәетгалиев урамы юнәлешендә;

«Энергетика университеты» тукталышында Декабристлар урамы юнәлешендә;

«Яшьләр үзәге» тукталышында Кремль дамбасы юнәлешендә;

«Цирк» тукталышында Батурин урамы юнәлешендә;

«Үзәк стадион» тукталышында Кремль дамбасы һәм Тукай мәйданы юнәлешендә.

Метрополитен 00:00 гә кадәр ачык булачак, җир астында йөрүче поездлар санын арттырачаклар, ә аларның хәрәкәт интервалларын кыскартачаклар.

Автомобильчеләрдән транспорт хәрәкәтен чикләүгә игътибар итүләрен сорыйлар, ул Сибгат Хәким, Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Зәйни Солтан, Кремль урамнары, шулай ук кирәк булганда Батурин урамына кагылачак. «30 нчы август – эшләми торган бәйрәм көне, шуңа күрә муниципаль парковкалар бушлай эшләячәк», - дип искәртте И.Шакиров.

Барлык үзгәрешләр турында мәгълүматны метродагы мәгълүмат терминалларында, шулай ук KZN.RU порталында күрергә мөмкин булачак.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 21.08.2023
Видеорепортаж
21.08.2023 12:37
ТР һәм Казан көнендә автобуслар һәм троллейбуслар 23:30 сәгатькә кадәр көчәйтелгән режимда йөриячәк
Барлык яңалыклар