Май бәйрәмнәренә Казаннан Зөягә кадәр рейслар, Болгар һәм Тәтешкә тиз йөрешле линияләр планлаштырылган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче апрель). Татарстанда 30-нчы апрельдән Идел һәм Кама буйлап пассажирлар навигациясе ачыла.
Казан елга портыннан апрель азагыннан Садовойга Студенецка керү белән, Пещищига кадәр Югары Осланга керү белән, Ташевка һәм Шылангыга кадәр көн саен рейслар оештырылачак. Казаннан теплоходлар шулай ук Кызыл Байракка барачак, алар Түбән Ослан, Ключищи, Матюшино һәм Гребенига тукталачаклар.
Моннан тыш, май бәйрәмнәрендә Казаннан Зөягә кадәр рейслар, Болгар һәм Тәтешкә тиз йөрешле линияләр планлаштырылган, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.