Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.04.2025, 15:38

30 апрельдә Дәрвишләр бистәсендә транспорт хәрәкәте схемасы үзгәрәчәк

Бу җиңел атлетика эстафетасын уздыру белән бәйле

Дәрвишләр бистәсендә 30 апрель көнне 1, 9, 34, 60, 88, 91 нче номерлы автобусларның хәрәкәт итү схемасы вакытлыча үзгәрәчәк. Бу Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган 83 нче җиңел атлетика эстафетасын уздыру белән бәйле.

91 нче номерлы автобус Мир урамы буйлап Биектау ягына таба һәм кире юнәлештә Дәрвишләр бистәсенә кермичә йөриячәк.

1, 9, 34, 60, 88 нче номерлы автобуслар түбәндәге маршрут буенча хәрәкәт итәчәк: Мир урамы буйлап, алга таба Совет урамына сулга борылыш, аннан соң Стадион урамына уңга борылыш, алга таба « Ракета стадионы», алга таба Тополевая урамына сулга, аннан соң Липатов урамы.

Шулай ук 30 апрельдә 00:00 дән 14:00 сәгатькә кадәр Совет урамы буенча, Начальная урамыннан Халезов урамына кадәр; Халезов урамы буенча, Совет урамыннан Правда урамына кадәр; Правда урамы буенча, Халезов урамыннан Начальная урамына кадәр; Начальная урамы буенча, Правда урамыннан Совет урамына кадәр транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Стадион урамы буенча Совет урамыннан Начальная урамына кадәр берьяклы хәрәкәт итү оештырылачак, дип хәбәр ителә Башкарма комитет карарында.

Исегезгә төшерәбез, быел җәйге йөгерү сезонын Казанда традицион җиңел атлетика эстафетасы ачачак, ул 30 апрельдә узачак. Быел спортчылар Дәрвишләр бистәсе урамнары буйлап йөгерәчәкләр. 500 гә якын кеше катнашыр, дип көтелә.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 28.04.2025
Барлык яңалыклар