Шәһәрлеләр бәйрәм программасына кушыла һәм сугыш еллары техникасының күргәзмә үрнәкләрен карый алачак
Мемориаль «Җиңү поезды» бөтен Горький тимер юлы буйлап сәяхәт кылачак. Киләсе атнада, 23 апрельдә, ул Түбән Новгородтан китәчәк. Маршрутта барлыгы 45 станция исәпләнә – аларның һәркайсында тантаналы чаралар һәм бәйрәм концертлары узачак. Казанга состав 30 апрельдә 9:00 сәгатьтә киләчәк һәм монда бер сәгать дәвамында торачак.
Л-4302 сериясендәге легендар паровоз белән «Җиңү поезды»на шулай ук сугыш еллары техникасының күргәзмә үрнәкләре белән алты платформа, санитария вагоны һәм кыр кухнясы белән ике теплушка вагоны (кешеләр йөртү өчен җайланган товар вагоны) керәчәк, дип хәбәр иттеләр Горький тимер юлының матбугат хезмәтендә.
Ике атналык сәяхәтнең соңгы ноктасы Түбән Новгород булачак, анда 6 майда тимер юлчыларның үзәк мәдәният сарае янында «Козьма Минин» бронепоездына чәчәкләр салу белән тантаналы митинг узачак.
Акция 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында уздырыла.
Исегезгә төшерәбез, Горький тимер юлында формалаштырылган беренче «Җиңү поезды» фашистлар Германиясен Җиңүнең 60 еллыгына җибәрелгән иде.