В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Электричкалар пассажирларны X Республика ифтары уздыру урынына китерәчәкләр.
Фото: Денис Гордийко
Җәдвәлгә түбәндәге маршрутлар кертелә:
7602 нче номерлы Казан – Аэропорт поезды. Ул Казан станциясеннән 8:22 сәгатьтә китә, Аэропорт станциясенә 8:47 сәгатьтә килә;
7604 нче номерлы Казан – Аэропорт поезды. Ул Казан станциясеннән 16:45 сәгатьтә китә, Аэропорт станциясенә 17:05 сәгатьтә килә;
7606 нчы номерлы Казан – Аэропорт поезды. Ул Казан станциясеннән 17:40 сәгатьтә китә, Аэропорт станциясенә 18:00 сәгатьтә килә;
7601 нче номерлы Аэропорт – Казан поезды. Ул Аэропорт станциясеннән 21:15 сәгатьтә китә, Казан станциясенә 21:38 сәгатьтә килә;
7603 нче номерлы Аэропорт – Казан поезды. Ул Аэропорт станциясеннән 23:00 сәгатьтә китә, Казан станциясенә 23:22 сәгатьтә килә.
Ифтарда катнашучылар һәм кунаклар өчен поездларда, 7602 нче номерлы поезддан кала, бару бушлай булачак. Поездда бушлай бару өчен пассажирларга X Республика ифтарына чакыру билетын күрсәтергә кирәк.
Поездлар арадаш тукталышларсыз хәрәкәт итәчәк, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.
Моннан тыш, 30 нчы апрельдә бер көнгә 6708/6709 нчы номерлы Казан – Аэропорт – Казан шәһәр яны поездлары җәдвәлдән чыгарыла.
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны +7(937)625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе), транспорт компаниясе сайтында, «РЖД пассажирам» мобиль кушымтасында, кассаларда һәм тукталыш пунктларындагы мәгълүмат стендларында алырга мөмкин.