В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр паркларында һәм скверларында киң күңел ачу программасы планлаштырылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче гыйнвар). Бүген Казан паркларында һәм скверларында Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары өчен киң күңел ачу программасы планлаштырылган.
11.00 сәгатьтә «Черек күл» паркында фигуралы шуу буенча ачык мастер-класс узачак.
12.00 сәгатьтә Горький исемендәге паркта «Метлобол» уены узачак, Урицкий исемендәге паркта - «Рус халык уеннары», Тинчурин исемендәге скверда тамашачыларга «Татлы патшалык» театраль тамашасы тәкъдим ителәчәк, ә Горки-Әмәт урманында «Кыш Бабайның остаханәсе» дигән мастер-класс узачак.
16.00 сәгатьтә казанлыларны һәм шәһәр кунакларын Лядской бакчасына чакыралар, анда «Татлы патшалык» театраль тамашасын күрсәтәчәкләр, шул ук вакытта Горький исемендәге паркта «Кыш Бабай һәм Кар кызы» бәйрәм программасы старт ала.
17.00 сәгатьтә «Ак чәчәкләр» бульварында татар яшьләре Яңа ел концерты узачак. Кичке бәйрәм программасы шулай ук Мир урамы буенча урнашкан паркта (Дәрвишләр бистәсе), «Крылья Советов», «Калейдоскоп», «Сосновая роща» паркларында, «Казан» Гаилә үзәге янында планлаштырылган.
19.00 сәгатьтә барлык теләүчеләрне «Черек күл» паркындагы шугалакта узачак кичәгә чакыралар.
Исегезгә төшерәбез, KZN.RU порталында «Казанда Яңа ел – 2020» бүлеге эшли. Биредә бәйрәмнәрдәге мәдәни афиша, «Паркларда кыш» программасы белән танышырга мөмкин. Шулай ук әлеге бүлектә Яңа ел бәйрәмнәрендә җәмәгать транспортының, медицина оешмаларының, хоккей тартмаларының, шугалакларның һәм чаңгы трассаларының эше турында мәгълүмат урнаштырылган.