В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Акция гадәттәгечә айның беренче сишәмбесендә уздырыла
Сишәмбе көнне, 3 сентябрьдә, Казан халкы һәм кунаклары Татарстан Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай килә алачак.
Бу көнне түбәндәге адреслар буенча керү ирекле булачак:
Кремль ур., 2 (Татарстан Республикасы Милли музее);
Горький ур., 10 (А.М. Горький һәм Ф.И. Шаляпин музее);
Горький ур., 25/28 (Е. А. Боратынский музее);
Ульянов-Ленин ур., 58 (В.И. Ленин музей-йорты);
Тукай ур., 74 (Габдулла Тукай әдәби музее);
Кремль, Шейнкман юлы, 12 (1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы);
Островский ур., 15 (Шәриф Камал мемориаль фатиры булган татар әдәбияты тарихы музее);
Париж коммунасы ур., 35 (Каюм Насыйри музее);
Горький ур., 17, кв. 28 (Муса Җәлил музей-фатиры);
Кече Кызыл ур. (композитор Нәҗип Җиһанов музее);
Япеев ур. (Толстой музее);
Экскурсияләр, мастер-класслар һәм музей программалары прейскурант буенча түләнә, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте. Гадәттәгечә акция айның беренче сишәмбесендә уздырыла.