График үзгәрүе Халыклар берлеге көне һәм ТР Конституциясе көне белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы октябрь). Казанда бәйрәм көннәрендә күп функцияле үзәкләр филиаллары үзгәртелгән график буенча эшләячәк. 3 ноябрьдә аларның эш көне 1 сәгатькә кыскара.
8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр “Заречье” (Гагарин ур., 103), “Яңа Савин” (Ямашев пр., 82), “Мәскәү” (Коләхмәтов ур., 25, корпус 1), “Идел буе” (Авангард ур., 74), Идел буе бүлегенең өстәмә офисы (Кулагин ур., 1), “Совет” (Җиңү пр., 214) һәм “Көньяк” (Җиңү пр., 100) бүлекләре эшләячәк.
8.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр “Дәрвишләр” бүлеге (Главная, 60) бүлеге каблу итәчәк.
4-6 ноябрьдә күп функцияле үзәкләр бүлекләрендә ял көннәре булып тора. Бары тик “Совет” бүлеге генә эшләячәк. Ул 5 ноябрьдә 8.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр каблу итәчәк.
Калган көннәрдә күп функцияле үзәкләр гадәти режим буенча эшләячәк, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.