Синоптиклар явым-төшемнәр фаразламый.
Фото: Денис Гордийко
Республикада шулай ук аязучан болытлы һава торышы фаразлана, явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан булачак. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы нульдән алып минус 5 градуска кадәр, көндез 3-8 градус җылылык булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.