В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Синоптиклар шәһәрлеләрне вак яңгыр, томан һәм төнге бозлавык турында кисәтә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче ноябрь). Иртәгә, 3 ноябрьдә, Казанда җылы һава торышы булачак. Шул ук вакытта аязучан болытлы һава булачак, урыны белән вак яңгыр көтелә. шимбәгә каршы төндә синоптиклар томан һәм көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил фаразлыйлар. Һава температурасы 0 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава 4-6 градуска кадәр җылыначак.
Республика буенча шулай ук аязучан болытлы һава булачак. Урыны белән явым-төшем көтелә. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан көтелә, юлларда – бозлавык. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил фаразлана. Төнлә минималь температура – минус 1 градус. Көндез һава 2-7 градуска кадәр җылыначак.
4 ноябрьдә ачзучан болытлы һава саклана. Төнлә (урыны белән) һәм көндез (күпчелек районнарда) яңгыр һәм юеш кар явачак. Моннан кала, төнлә юлларда бозлавык саклана. Синоптиклар көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә һәм көнбатыштан 17 м/с тизлектә исүче җил фаразлана. Төнлә һава температурасы минус 1 градуска кадәр төшәчәк. Көндез – 3-8 градуска кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.