Электрон рөхсәтләр системасында барлыгы 630 мең кеше теркәлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы апрель, Алена Мирошниченко). Үзизоляция режимы чорында татарстанлыларның өйдән чыгуга сорап язылган 3 млн 800 мең мөрәҗәгате эшкәртелгән. 8-нче апрель мәгълүматларына караганда, электрон рөхсәтләр системасында барлыгы 630 мең кеше теркәлгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган онлайн-брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, смс-теркәлү махсус сайтта онлайн-режимда теркәлүгә караганда популяррак булып тора. Җавап смсы 90% очракта 20 секунд эчендә килә. Сервис эшенең беренче көннәрендә зур йөкләнеш теркәлгән, шуңа бәйле рәвештә күп халык смсны тоткарлык белән алган.
Татарстанлылар барлыгы 1 млн 400 мең тирәсе рөхсәт алган. Л.Галимова республика халкы мөрәҗәгать иткән иң популяр сорауларны санап чыкты. Шулай итеп, 52,5% яки 742 мең смс - дачага китү өчен заявкалар, 336 мең мөрәҗәгать - дарулар китерү өчен, 119 мең смс - кредит оешмаларына бару өчен, почта һәм табиб, ветеринария клиникасына бару өчен.
Моннан тыш, ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе билгеләп үткәнчә, системаны эшләтеп җибәргәннән соң, система берничә тапкыр үзгәртелгән. Әйтик, кайбер максатларга күбрәк вакыт бирелә - дачага чыгу (2 сәгатькә), яшәү урыны һәм үзизоляция урынын (6 сәгатькә) үзгәртү. Шулай ук теркәлү системасы гадиләштерелгән.
Исегезгә төшерәбез, республика халкының өйдән чыгу өчен махсус кодлар алу өчен бирелгән барлык шәхси мәгълүматлары ышанычлы итеп сакланган. IT-белгечләр тарафыннан эшләнгән SMS-мәгълүмат бирү системасы ABCloud киңлегендә эшләнгән. Республика эчендә Татарстан халкының персональ мәгълүматлары белән эшләү өчен куркынычсыз «облако» инфраструктурасы булу цифрлы үткәрүне керткәндә төп фактор булды. Республикада гомуми үзизоляция режимы тәмамлангач, татарстанлыларның шәхси мәгълүматлары кертелгән база бетереләчәк һәм цифрлы рөхсәтләр системасы эше чорында да, аны гамәлдән чыгарганнан соң да чит кулларга эләгә алмаячак.