Кунакка Казанны өч үлчәнештә күрсәтәчәкләр: аны суда йөрү һәм вертолетта очу көтә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче ноябрь, Ксения Швецова). Казанда 3 миллионынчы турист билгеле булды – Мәскәүдән Дарья Чепур. Ул шәһәргә 9 ноябрьдә киләчәк. “Казанның 3 миллионынчы туристы бул” акциясе җиңүчесе имеме бүген лототрон ярдәме белән ачыкланды. Ул Татарстан башкаласында узган җәйдә булган, ләкин барлык истәлекле урыннарны күрә алмаган. Юбилей кунак өчен ике көнлек кызыклы программа һәм бик күп бүләкләр әзерләнгән: Дарья Чепур Казанны һавадан, судан күрә һәм шәһәрнең танылган туристик объектлары буйлап йөри алачак. Бу хакта Туризм үсешенә булышлык итү комитеты директоры Дарья Санникова өч миллионынчы туристны каршы алуга багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
Акциядә барлыгы 94 шәһәрдән 316 кеше катнашкан.
Туризм үсешенә булышлык итү комитетының туристлар саны буенча мәгълүматларын кәрәзле элемтә оператоларының берсе дә раслый. Операторның аналитик мәгълүматлары буенча, Казанга 3 миллионынчы турист саны ноябрьнең беренче көннәрендә киләчәк.
Бәйгегә килгән гаризалар эшкәртелеп, лототронга урнашытырлган. Аны әйләндереп, Туризм үсешенә булышлык итү комитеты директоры җиңүче исеме язылган конвертны тартып чыгарды - Мәскәүдән Дарья Чепур Казанның 3 миллионынчы туристы булды.
Өч миллионынчы туристны ике көнлек бик бай программа көтә. “Казанны аңа өч үлчәнештә күрсәтергә җыенабыз – һавада, суда һәм җирдә. Вертолетта очыш, төп туристик объектларны карап йөрү һәм Казансуда йөрү һ.б. көтелә”, - диде Д.Санникова. Ул искәртеп үткәнчә, юбилей турист өчен мәдәни программаны һәм милли ризыкларны казанлылар сайлады. Тавыш бирү нәтиҗәләрен октябрьдә чыгардылар. Шәһәрлеләр кунакка “Шәһәр панорамасы” һәм чәк-чәк музейларын күрергә, Кремль яр буенда йөрергә һәм Г.Камал ис. театрга барырга кирәк дип таптылар. Милли ризыкларга килгәндә, кунакка ат итеннән ясалган тутырманы, авылча куллама ашын, татарча азу, вак бәлеш, гөбәдия һәм катык ашап карарга кидәш итәләр.
Татарстан башкаласында кунаклар саны арта бара: 2006 елда шәһәргә 600 мең турист килгән, 2010 елда – 1 млн, 2015 елда – 2 млн 100 мең, узган елда – 2 млн 750 мең, быел Казан беренче тапкыр 3 миллионынчы туристын кабул итәчәк.