Юлларда бозлавык саклана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче март). 3-нче мартта Казанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана, явым-төшем көтелми. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы 0-дән минус 2 градуска кадәр, көндез +3-тән +5 градуска кадәр үзгәреп торачак. Юлларда бозлавык саклана.
Тулаем республика буенча шулай ук аязучан болытлы һава торышы көтелә, җил көньяк-көнбатыштан исәчәк. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 0-дән минус 5 градуска кадәр, көндез – 0-дән +5 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.