В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанлыларга ТР территориясенең һәм табигатьнең үзенчәлекләре, узган һәм хәзерге географик тикшеренүләрнең гадәти булмаган табышлары турында сөйләячәкләр.
Фото: Денис Гордийко
Югары уку йорты галимнәре, укытучылары, Рус география җәмгыяте вәкилләре тематик лекцияләр укыячаклар, интерактивлар, мастер-класслар һәм фәнни дискуссияләр үткәрәчәкләр. Казанлылар Татарстан территориясенең һәм табигатенең үзенчәлекләре, узган һәм хәзерге географик тикшеренүләр турында белә алачак.
GeoFest КФУның икенче биек корпусында 17:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр Кремль ур., 35 адресы буенча узачак. Тулырак җәдвәл белән сылтама буенча танышырга мөмкин. Чарага керү ирекле, дип хәбәр итә югары уку йортының матбугат хезмәте.