Төнлә һәм иртән томан булуы ихтимал.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июль). 3-нче июльдә Казанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, аерым районнарда - яшенле яңгыр. Төнлә һәм иртән томан булуы ихтимал. Җил - көньяк-көнбатыштан, уртача, яшен вакытында тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә +14-16 градус, көндез +27-29 градус булачак.
Гомумән алганда, республикада шулай ук болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр булачак, аерым районнарда - яшен. Төнлә һәм иртән томан булуы ихтимал. Җил - көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан, уртача, яшен вакытында секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +11...+16 градус, көндез +25...+30 градус, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.