Көндез һава температурасы 4-6 градус салкын булачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче февраль). 3 нче февральгә каршы төндә Татарстанда, нигездә, көнбатыш районнарда һәм көндез бөтен җирдә кар көтелә. Бу атмосфера фронты йогынтысы белән бәйле, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Иртәгә, фаразларга караганда, Казанда болытлы булачак, көньяк-көнчыгыштан, көньяктан салмак җил исәчәк. Төнлә аяз, бераз кар яварга мөмкин, һава температурасы минус 9-11 градуска кадәр төшәчәк. Көндез кар көтелә һәм -4-6 градуска кадәр җылытачак. Юлларда бозлавык булуы мөмкин.
Ял көннәрендә республика югары атмосфера басымы кырында булачак. 4 нче февральдә, шимбә көнне, урыны белән кар көтелә, ә 5 нче февральдә, атмосфера басымы арту фонында көндез явым-төшем көтелми. Төнлә термометр баганалары – минус 7-14 градуска, аязганда минус 19 градуска кадәр төшәчәк. Көндез минус 3-9 градуска кадәр көтелә.
Киләсе атна башында, 6 нчы һәм 7 нче февральдә, Татарстанның кайбер районнарында яшәүчеләрне бераз кар көтә. Төнге сәгатьләрдә минус 10-15 градуска кадәр, урыны белән -20 градуска кадәр суытачак. Көндез һава температурасы -5-12 градус тәшкил итәчәк, дип фаразлый ТР Гидрометеорология үзәге.