В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тимераякларны һәм инвентарьны прокатка алу пункты 17:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче февраль). 3 нче февральдә «Черек күл» паркындагы боз шугалагы 17:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Бу хоккей буенча ярышлар үткәрү белән бәйле.
Барлык теләүчеләр өчен тимераякларны һәм инвентарьны прокатка алу пункты 17:00 сәгатьтән боз аренасы ябылганчыга кадәр эшләячәк. Спорт кирәк-яракларын бирү 20:45 сәгатьтә төгәлләнәчәк, дип хәбәр иттеләр Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Исегезгә төшерәбез, 3 нче февральдә «Черек күл» паркы бозында яшь хоккейчыларның «Алтын алка» Бөтенроссия ярышларының шәһәр этабын ачу тантанасы була.