В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Анда барлык теләүчеләр катнаша ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче ноябрь). 3-нче декабрьдә #ЮмартСишәмбе (#ЩедрыйВторник) Бөтендөнья хәйрия көне узачак. Бу көнне кешеләр төрле игелекле эшләр башкарачак – хәйрия оешмалары файдасына акча җыячак, волонтерлык акцияләре, флешмоблар һәм башка бик күп нәрсәләр үткәрәчәк. Акциядә барлык теләүчеләр катнаша ала.
#ЮмартСишәмбе (#GivingTuesday) иҗтимагый инициативасы 2016 елда барлыкка килде һәм дөньяның 100 илендә таралыш алды инде. #ЮмартСишәмбе көнендә миллионлаган кеше хәйрия оешмалары файдасына төрле игелекле гамәлләр башкаралар һәм бу хакта социаль челтәрләрдә сөйлиләр. Гадәттәгечә, инициативага социаль җаваплы компанияләр, коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар, социаль институтлар һәм шәхси затлар кушыла.
Акциянең төп максаты - хәйрия мәдәнияте үсешенә яңа импульс бирү һәм мөмкин кадәр күбрәк кешеләрне игелекле эшләргә җәлеп итү. #ЮмартСишәмбе - ул коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар, бизнес һәм барлык битараф булмаган кешеләрнең үзара хезмәттәшлеге өчен ачык платформа.
Акциядә катнашучылар үзләренең кызыклы акцияләрен, флешмобларын һәм башка чараларны уйлап таба алалар. Катнашу өчен сылтама буенча бушлай теркәлергә мөмкин. Сайтта теркәлү коммерциягә нигезләнмәгән оешмаларга үз инициативалары турында яңалыкларны һәм вакыйгаларны урнаштыру, шулай ук аларны интерактив картада билгеләп үтү мөмкинлеге бирә. Оештыручылар акция кысаларында чараларны 19-нчы ноябрьдән башлап үткәрергә тәкъдим итә.
2016 елдан 2018 елга кадәр чорда #ЮмартСишәмбе инициативасына илнең барлык төбәкләреннән 2700-дән артык оешма кушылган, алар Калининградтан алып Камчаткага кадәр 5 меңнән артык хәйрия чарасы үткәргән. Акция узган көннәрдә катнашучыларның гомуми тырышлыгы нәтиҗәсендә хәйрия оешмаларына күчерелгән иганә акчалары уртача 2 тапкырга арта.
Проектның оештыручысы - «КАФ» филантропия үстерү хәйрия фонды, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы.