В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дәгъвачыларга Казанның транспорт системасын үстерү проектын әзерләргә кирәк булачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июль). Казанда Транспорт комитеты рәисе вазыйфасына сайлап алуда катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Вакантлы вазыйфага дәгъва кылучыларга анкетаны 3-нче августка кадәр тутырырга кирәк. Моннан тыш, кандидатларга конкрет проблемаларны һәм аларны чишү юлларын киңәйтеп тасвирлап, Казанның транспорт системасын үстерү проектын әзерләргә кирәк булачак.
Кандидатларга карата төп таләпләр арасында – югары белем, муниципаль хезмәт стажы яки белгечлек, юнәлеш буенча ике елдан да ким булмаган эш стажы.
Финалистларны транспорт тармагы экспертлары белән очрашу нәтиҗәләре, проектларны тәкъдир итү, кейсларны хәл итү һәм ассессмент-сессиядә катнашу буенча билгелиләр.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк транспорт буенча комитетны җитәкләгән Айдар Абдулхаков «Метроэлектротранс» МУП генераль директоры вазыйфасына күчте.