В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрдә явым-төшем көтелми, республикада көннең икенче яртысында һәм кич белән яшен фаразлана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче август). 3 августта Татарстан һәм аның башкаласында алмашынучан болытлы һәм +30 градустан артык температуралы эссе һава фаразлана. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк.
Киләсе төндә Казанда +16-18 градус булачак, республикада – +14-19 градус. Көндез Казанда һава +28-30 градуска кадәр җылыначак, Татарстанда тагын да җылырак була – максималь температуралар +26-31 градус булачак.
Башкалада явым-төшем күзәтелми, республикада, ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, көннең икенче яртысында һәм кич белән Татарстанның көнчыгышында яшен һәм җилнең тизлеге 15-20 м/с кадәр артуы фаразлана.
Синоптиклар кисәткәнчә, 7 августка кадәр ТР территориясендә урыны белән урманнарда янгын куркынычының югары булуы көтелә.