Бүген көндез шәһәрне кардан чистартырга 364 юл эшчесе һәм 216 махсус техника чыгачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Кар чыгару Сигезенче Март, 25 нче Октябрь, Бауман, Беломорский, Бирюзовая, Большая, Васильченко, Воровский, Габишев, Гаврилов, Груздев, Горький шоссесы, Декабристлар, Зеленая, Зинин, Р.Зорге, Ильич, Ипподром, Качалов, Кирпичников, Комаров, Короленко, Красиков, Кремль, Кол Гали, Курчатов, Г.Кутуй, Мәрҗани, Парк, Пионер, Попов, Фучик, С.Хәким, Клара Цеткин урамнарыннан, Ибраһимов һәм Ямашев проспектларыннан башкарылачак.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 3,4 мең тонна кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруда 457 махсус техника һәм 401 юл эшчесе катнашкан, дип хәбәр иттеләр тышкы төзекләндерү комитетында.
Шәһәр юлларында тәүлегенә 97 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган, шул исәптән 18 тонна реагент һәм 79 тонна ком-тоз катнашмасы. Сезон башыннан юл хезмәтләре 7,9 мең тонна бозлавыкка каршы катнашма кулланган.