В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юл хезмәтләре халыктан автомобильләрне юл читендә калдырмауларын сорый.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы февраль). 11-нче февральгә каршы төндә Казан урамнарын кардан чистартырга 72 юл эшчесе һәм 290 берәмлек махсус техника, шул исәптән 88 катнаш юл машинасы, 62 трактор щеткасы, 74 үзбушаткыч, 30 фронталь төягеч, 10 «Барсик» минитөягече һәм башка техника җәлеп ителәчәк.
Кар чыгару түбәндәге урамнардан планлаштырылган: 2 нче Тура, Фатыйх Әмирхан, Әпсәләмов, Академия, Большая Красная, Губкин, Зинин, Камай, Карбышев, Кремль, Коләхмәтов, Лазарев, Лобачевский, Карл Маркс, Миславский, Модельная, Петербург, Сәйдәшев, Таежная, Толстой, Торфяная, Фәйзи, Фукс, Худяков, шулай ук Дорожный һәм Киров тыкрыклары, Танк боҗрасы, Ирек мәйданы, Универсиада һәм Ямашев проспектларыннан, Оренбург һәм Себер трактларыннан, Нагорный, Северный бистәләреннән.
Кайбер урамнарда катнаш юл машиналарын һәм трактор щеткаларын кулланып, сибү һәм себерү, шулай ук ротор һәм грейдерлар эше башкарылачак, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.
Юл хезмәтләре казанлылардан үзләренең автомобильләрен юл читендә калдырмауларын сорый, алар махсус техника эшенә комачауларга мөмкин.