Сәүдә 15 мәйданчыкта оештырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче сентябрь). Иртәгә, 29 сентябрьдә, Казанда чираттагы шимбә авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. 6.00 сәгатьтән 12.00-14.00 сәгатькә кадәр шәһәрдә 14 мәйданчык эшләячәк:
Авиатөзелеш районында: Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселеше;Ленинград ур., 27.
Вахитов районында: К.Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселеше.
Киров районында: Батыршин ур., 20; Краснококшайск ур., 150/2; Ильич ур., 1 корп.1.
Мәскәү районында:Мәскәү базары янындагы мәйданчык.
Яңа Савин районында: Академик Лаврентьев ур., 10;Ямашев пр., 71а.
Идел буе районыында: Җиңү пр., 50а; Ю.Фучик ур., 72.
Совет районында: Аграр ур., 2, “Казан” Агросәнәгать паркы; Липатов ур., 7; Ю.Фучик һәм Ломжаурамнары киселеше; Зәкиев ур., 12.
Традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 15 сентябрьдән 29 декабрьгә кадәр узачак. Аграрийлар, фермерлар һәм бакчачылар уңышларының артык калган өлешен кибет хакларыннан арзанракка сату өчен алып киләләр.