Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.09.2019, 14:52

29 сентябрьдә Казанның Кремль яр буенда «10 мең адым» акциясе узачак

Шулай ук шәһәрлеләр артериаль кан басымын үлчи һәм табиблар белән киңәшләшә алачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы сентябрь). 29-нчы сентябрьдә Казанның Кремль яр буенда Бөтендөнья йөрәк көненә багышланган «10 мең адым» акциясе узачак. Акциядә катнашучылар 10 мең адым узачак, бу - өлкәннәр өчен табиб-кардиологлар тәкъдим иткән көндәлек физик йөкләнешнең күләме. Шулай ук шәһәрлеләр артериаль кан басымын үлчи һәм табиблар белән киңәшләшә алачак.

Акция шәһәрлеләргә җәяү йөрүне гадәткә кертергә ярдәм итәчәк. Аз хәрәкәтле яшәү рәвеше күп санлы хроник авырулар чыганагы булып тора - диабеттан, йөрәк һәм кан тамырларыннан, терәк-хәрәкәт аппараты белән булган проблемаларга кадәр. Тиз темпта даими йөрү йөрәкне тизрәк тибәргә мәҗбүр итә, бу организмның файдалы матдәләр алмашы өчен бик тә файдалы. Хәрәкәт вакытында тукымаларны кислород белән тәэмин итү эше яхшыра, кандагы начар холестерин дәрәҗәсе кими, инсулин эшләп чыгару нормальләшә. Күп санлы фәнни тикшеренүләр көненә 6 меңнән алып 8 меңгә кадәр адымга баручы кешеләрнең йөрәк-кан тамырлары чирләренең үсеш куркынычы аз булуы турында сөйли.

Кремль яр буенда «10 мең адым» акциясе 9.30 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Чарада катнашу өчен, һава торышына карап, уңайлы аяк киеме һәм өс киеме кию кирәк.
Барлык яңалыклар