В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанлылар кирәкмәгән әйберләрне, макулатура һәм пластикны икенчел чимал кабул итү мобиль пунктына тапшыра алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче сентябрь). 29-нчы сентябрьдә Казанда эшкәртү өчен икенчел чимал һәм кием җыю узачак. Казанлылар кирәкмәгән әйберләрне, макулатура һәм пластикны икенчел чимал кабул итү мобиль пунктына тапшыра алачаклар. Экологик акция шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсендә үткәрелә.
Активистлар макулатура, «1», «2», «4» маркировкасы салынган пластик шешәләр, «1» маркировкасы белән пластик контейнерлар һәм башка эшләнмәләр, «1», «2», «4», «5», «6», «7» маркировкасы белән йомшак пластик, пыяла, алюминий һәм калай банкалары, «тетра пак», «дой пак» төргәкләре; cd-дисклар һәм тартмалар, пластик карталар, теш щеткалары, касса тасмасы втулкалары, кием-салым, аяк киеме, сумкалар, эшкәртү өчен пластик уенчыклар, ноутбуклардан аккумуляторлар, вак техника; «Велодобро» проекты өчен капрон оекбашлар, тукымалар, кулчатырлар, экосумкалар, «Тылсымлы капкачлар» акциясе өчен шешә капкачлары тапшыра ала. Акциягә кушылырга теләүчеләрне икенчел чималны әзерләү буенча инструкцияне игътибар белән өйрәнергә, шулай ук эшкәртүгә нәрсә тапшырырга мөмкин, нәрсәне ярамый икәнлеген карарга чакыралар.
Мобиль пункт түбәндәге адрес буенча урнашкан шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсендә эшләячәк: Җиңү Проспекты, 141-нче йорт 15.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр, дип хәбәр итә оештыручылар.