Акция Бөтендөнья инсультка каршы көрәш көненә багышланган.
Фото: digital.tatarstan.ru
Казан телеманарасында кызыл фонда «кабынган йөрәкне» Татарстан халкы һәм кунаклары 18.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр күрә алачак, дип хәбәр итә ТР Саннар министрлыгы матбугат хезмәте. Телеманараның биеклеге 180 метр, светодиодлы лампаларның гомуми саны - 4608.
«Кызылдан киен!» акциясе җәмәгатьчелек игътибарын йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлү очракларының югары булу проблемасына җәлеп итү һәм аларны профилактикалау чаралары турында хәбәрдарлыкны арттыру максатыннан үткәрелә. Кызыл төс - йөрәк-кан тамырлары авырулары санының бик тиз үсүе белән бәйле килеп туган борчылу символы.
Инсульт кешенең үлеменә һәм инвалидлыгына китерә торган иң еш сәбәпләр исемлегендә икенче урында тора. Медицина статистикасы мәгълүматлары буенча, инсульт кичергән кешеләрнең 8%-ы гына нормаль тормышка кайта ала, 20% тирәсе мөстәкыйль йөри алмый, ә 30%-тан артыгы аерым тәрбиягә һәм якыннарының ярдәменә мохтаҗ.
Бөтендөнья инсульт белән көрәш көне 40-тан артык илдә уздырыла. Моның башлангычы 2004 елда, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан әлеге авыру эпидемиягә тигезләнгән вакытта салынган, шуңа бәйле рәвештә 2006 елда Бөтендөнья инсульт белән көрәш оешмасы барлыкка килгән һәм бу көн гамәлгә куелган.