Көндез шәһәрдә явым-төшемнәр көтелми, ә һава температурасы минус 8-10 градус булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU 28-нче ноябрь). Иртәгә, 29 ноябрьдә, Казанда суыта. Тулаем алганда, шәһәрдә аязучан болытлы һава көтелә, төньяк-көнбатыштан талгын җил. Пәнҗешәмбе көнне төнлә урыны белән кар явачак, ә һава температурасы минус 12-14 градуска кадәр төшәчәк, аязган вакытта – минус 17 градуска кадәр. Көндез шәһәрдә явым-төшемнәр көтелми, ә температура минус 8-10 градус булачак. Татарстан башкаласында яшәүчеләргә һәм кунакларына юлларда бозлавык барлыкка килү турында искә төшерәләр.
Республиканың башка районнарында шулай ук аязучан болытлы һава, урыны белән кар явачак. Синоптиклар төньяк-көнбатыштан талгын җил, ә юлларда бозлавык булачак, дип фаразлый. Төнлә һава температурасы минус 12-17 градус тәшкил итәчәк, аязган вакытта минус 22 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көн дәвамында 7-12 градус салкын көтелә, Татарстанның көнчыгыш районнарында – минус 15 градус, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.