В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бер тәүлек эчендә 49 татарстанлыда СОVID-19 ачыкланган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче март). Татарстанда COVID-19 белән авыруның 49 яңа очрагы теркәлгән, шуларның өчесе – читтән кертелгән, калганнары контактлы. 17 кеше хастаханәгә озатылган, 32 кеше өйләрендә дәвалана.
29 кеше – Казанда, 8 кеше – Яр Чаллыда, 3 кеше – Түбән Кама районында, 2 кеше – Яшел Үзән районында, берәр авыру Баулы, Буа, Югары Ослан, Нурлат, Питрәч, Тукай, Теләче районнарында яши.
18-нче мартка Татарстанда 18 мең 879 COVID-19 йоктыру очрагы теркәлгән. Бөтен пандемия чорында 15 мең 627 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 141 – узган тәүлектә.
Коронавирустан 108 мең 709 кеше прививка ясаткан, шуларның 67 мең 187-се икенче доза алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлегенә 9 мең 803 яңа авыру очрагы ачыкланган. Барлыгы илдә 4 млн 428 мең 239 кеше авырган, 4 млн 37 мең 36 кеше сәламәтләнгән, 93 мең 824 кеше үлгән.