Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.05.2022, 14:41

29 нчы майда казанлылар икенчел чималны мобиль пунктка эшкәртүгә тапшыра алачак

Экоактивистлар пластик, полипропилен, макулатура, вак көнкүреш техникасы һ.б. әйберләр кабул итә.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче май). 29 нчы майда Казанда икенчел чималны кабул итүнең мобиль пункты эшләячәк. Шәһәр халкы пластик, полипропилен, макулатура, вак көнкүреш техникасы һәм башка бик күп нәрсәләрне тапшыра алачак.

Мобиль пунктта эшкәртүгә полистирол (азык-төлектән бушаган подложкалар), пенопласт, йомшак пластик (пакетлар, пленка, азык-төлек һәм ярма төргәкләре, шешә этикеткалары, фасовкалау пакетлары, кием-салым өчен вакуум пакетлар, документлар өчен файллар һ.б.), полипропилен (билгеле бер маркировкалы бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба, майонездан бушаган чиләкләр, ләгән, чиләк һ.б.), шешә капкачлары, тетрапак төргәкләре, дойпак, табаклы ПЭТ (формалы контейнерлар, торт һәм пироглардан подложкалар, конфет һәм яшеллектән коррекслар һ.б.) тапшырып булачак.

Моннан тыш, шәһәрдә яшәүчеләрдән кремнардан, теш пасталарыннан, косметикадан бушаган пластик савытлар, пластиктан ясалган каләмнәр, фломастерлар һәм маркерлар, су өчен күмер-пластик фильтрлар, фольга, алюминий консерв, металл һәм тимер банкалар, эшли һәм эшләми торган вак көнкүреш техникасы, макулатура, чеклар, кием-салым һәм аяк киеме (куллану өчен яраклы һәм тузган аяк-киемнәрен аерым бүләргә кирәк) һәм башкалар кабул ителәчәк.

Мобиль пункт 10:00 дән 12:30 га кадәр Җиңү Проспекты, 141 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәкләренең ябык парковкасында эшләячәк (Җиңү проспекты ягыннан Л42 парковкасы). Теркәлү таләп ителми, дип хәбәр итәләр оештыручылар.

Эшкәртүгә нәрсә тапшырырга һәм икенчел чималны ничек әзерләргә кирәклеге турында тулырак мәгълүмат сылтама буенча урнаштырылган.

Барлык яңалыклар