В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
9 предприятие һәм оешма казанлыларга 630 вакансия тәкъдим итте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июнь). Вахитов районының Мәшгульлек үзәгенең вакансияләр ярминкәсе нәтиҗәсендә 29 казанлы эшкә юлламалар алды. Ярминкәдә барлыгы 385 кеше булган.
9 предприятие һәм оешма казанлыларга үзләренең вакансияләрен тәкъдим итте: “Метроэлектротранс” МУП, “Медицина университеты клиникасы” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе, “Казан төгәл машинатөзелеше заводы” ФКП, “Посад” ҖЧҖ, ТР буенча Суд приставлары федераль хезмәте, “ТИСБИ” Идарә итү университеты”, “Сәүдә агентлыгы” ҖЧҖ, “ЮНИВЕРСАЛ ХОЛИДЕЙЗ” ҖЧҖ, “Электроприбор” Казан заводы” ААҖ. Предприятиеләр республикалыларга 630 вакансия тәкъдим итте, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.