Кичә 28 мобилизацияләнүче Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе белгечләреннән консультация алдылар.
Фото: Марат Мөгыйнов
Мобилизацияләнүчеләрне чираттан тыш хезмәт күрсәтү, аерым алганда, никахны теркәү өчен гариза бирү мәсьәләсе кызыксындырды, дип сөйләде Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Римма Миңнуллина. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта парлар реестры формалаша һәм никахны теркәү өчен кирәкле документларны алдан тикшерү өчен кәләшләргә шалтырату бара. Шулай ук мобилизацияләнгән ир-атларга гариза тапшыру һәм тантаналы шартларда никахны теркәү өчен Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенә үзәкләштерелгән транспорт биреләчәк. Транспорт Башкарма комитет тарафыннан бүлеп бирелә, оештыру моментлары буенча хәзер мобилизация пункты җитәкчелеге белән фикер алышына.
«Тулаем алганда, повестка алганнан соң һәм хәрби комиссариатка килгәнче, күп кенә гражданнар Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенә мөрәҗәгать иткән. Без чираттан тыш, кыска сроклар эчендә хезмәт күрсәттек. Әйтик, 21 нче сентябрьдән 30 нчы сентябрьгә кадәр 29 никахны теркәдек, баланың әтисен билгеләү турында 9 таныклык эшләдек һәм суд карары буенча 3 аерылышу теркәдек», – дип хәбәр итте Р.Миңнуллина. «Кызганычка каршы, чыннан да, мобилизацияләнүчеләрнең барысының да документларын рәсмиләштерергә вакыты җитмәде. Без алга таба да җыелу пунктларына чыгып ярдәм итәчәкбез», – диде ул.