В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чикләүләр төнге вакытта гамәлдә булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы май). 29-нчы һәм 30-нчы май көннәрендә Казанда Патрис Лумумба урамы буенча транспорт хәрәкәте өлешчә ябылачак.
Чикләүләр төнлә: 20.00 сәгатьтән 5.00 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак. Хәрәкәт өчен Гвардия урамыннан Камалиев проспектына кадәрге участокта Патрис Лумумба урамы ябылачак.
«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында участокта юл эшләре алып барыла. Заказчы булып «Главтатдортранс» дәүләт казна учреждениесе чыгыш ясый, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.