Татарстанда шулай ук аязучан болытлы һава торышы көтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче август). 29-нчы августта Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан, урыны белән көчәйгәндә секундына 16 метрга кадәр җитәчәк, төнлә һава температурасы +4-6 градус, көндез +12-14 градус булачак.
Татарстанда шулай ук аязучан болытлы һава торышы көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, көчле төньяк җиле, урыны белән секундына 17 метрга кадәр җитәчәк, төнлә һава температурасы +2-дән +7 градуска кадәр, көндез +10-нан +15 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.